Реклама
Җәмгыять
Гармунчылар фестивале Балтай авыл җирлегенең Шәмәк авылында дәвам итте
Бүген “Гармун моңы - йөрәк җыры” гармунчылар фестиваленең чираттагы зона этабы узды.
(28 июль, Ландыш Гайнуллина. “Апастово-информ”).
Шәмәк авылының искиткеч матур җирендә урнашкан табигать почмагына гармун моңын үз итүче һәвәскәрләр җыелды. Алар берсеннән-берсе оста итеп хромка, баян, тальян һәм башка уен коралларында милли татар көйләрен суздылар.
“Мондый фестивальләр, җыр бәйгеләре миллилекне, гореф-гадәтләрне саклап калырга ярдәм итә. Ә инде шундый милли чаралар, җыр-моңнар аша без тарихыбызны да, телебезне дә онытмаячакбыз. Телне, миллилекне саклап калу республика күләмендә дә зур мәсьәлә булып тора”, - дип сөйләде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.
Фестиваль-бәйгедә тәҗрибәле гармунчылар белән бергә яшь талантлар да катнашты. Бусы аеруча күңелләргә хуш килде. Яшьләрнең катнашуы киләчәккә ышаныч уята дип белдерделәр бәйгене бәяләүчеләр. Шулай да, үзешчән моң осталарының күбрәк тартылуын теләделәр.
“Авылыбыз моңчылары, бигрәк тә яшьләребез традицияләрне дәвам итеп, аларны үзләреннән соң килүче буынга да таратсыннар иде”, - диде Балтай авыл җирлеге башлыгы Илфир Гәрәев.
Фестивальнең зона турларында уңышлы чыгыш ясап югары бәя алучылар август ахырында районыбыз үзәк паркында бүләкләнәчәкләр. Бу хакта район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев