Гайфулла һәм Илһамия Фәйзуллиннар да чын җир кешеләре
Бакча эшеннән тәм табып, һәр уңыш, матурлык өчен чын күңелдән сөенеп яши алар.
Ишегалды тутырып чәчәкләр, виноград, бакча тутырып яшелчәләр үстерәләр. Виноград куагы арасында кошчыклар да оя корган. Нечкә күңелле, олы йөрәкле хуҗалар әлеге кошчыкларны күзәтеп, аларның тынычлыгын саклап, нәни балалары чыкканын көтеп яшиләр.
–Бакча эшен яратабыз. Балалар да, оныклар да кайтып булыша. Кыяр, помидордан ел саен мул уңыш алабыз. Чәчәкләрнең берьеллыкларын орлыктан чәчеп үстерергә тырышабыз. Күпьеллык чәчәкләребез дә бихисап. Лилия, гортензия, петунияләр инде күптән чәчәк атты. Алар күңелне иркәли, назлый, ниндидер бер көч бирә. Шуңа күрә җәйләрне бигрәк тә яратабыз, – ди Илһамия апа.
Фәйзуллиннарның чәчкә-гөлләре, чәчәкле куаклары капка төбеннән үк башлана. Алар әллә каян үзенә тартып тора, йорт хуҗаларының уңганлыгы хакында сөйли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев