Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гемоглобинны күтәрү ЫСУЛЫ

Бер үк күләмдә яңа сыгылган кара торма, кишер, кызыл чөгендер, гранат соклары алып, барысын бергә болгатыгыз. Банкага бушатып, өстен каплап, 3 сәгать җылы духовкада төнәтегез дә, суынгач, сөзегез.

 1әр аш кашыгы вакланган миләш һәм гөлҗимешкә ике стакан кайнар су агызып, шуны сүрән утта 5 минут кайнатасы. Савытны калын сөлге белән төреп, бер тәүлек тоткач, сөзәргә кирәк. Аз гына бал салырга да була. Төнәтмәне көнгә 3–4 мәртәбә ашар алдыннан яртышар стакан эчәләр.

 300әр грамм күрәгә, йөзем, караҗимеш, инҗир, кабыклы 2 лимонны (төшләрен алырга) иттарткыч аша чыгарасы да, тәменә карап, бал салырга, барысын бергә яхшылап болгатырга кирәк. Катнашманы пыяла банкада суыткычта саклыйсы. Шуны көнгә 3–4 тапкыр 1 әр аш кашыгы эчәргә.

Фото: https://www.freepik.com/search?format=search&page=5&query=%D0%B3%D0%B5%D0%BC%D0%BE%D0%B3%D0%BB%D0%BE%D0%B1%D0%B8%D0%BD

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/09/91097/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев