Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Генерал кулыннан бүләк алу зур дәрәҗә һәм җаваплылык ул

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы узган яртыеллык хезмәт, спорт, һөнәри казанышлары буенча һәр шәһәр, район эчке эшләр бүлеге күрсәткечләренә нәтиҗә ясады. Конкурс шартлары буенча һөнәри әзерлек, яулаган күрсәткечләр, нормативлар үтәлеше, башка база хезмәт күрсәткечләре буенча Апас район эчке эшләр бүлеге аерым билгеләп үтелде. Шулай ук район эчке эшләр җитәкчесе ярдәмчесе, подполковник...

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы узган яртыеллык хезмәт, спорт, һөнәри казанышлары буенча һәр шәһәр, район эчке эшләр бүлеге күрсәткечләренә нәтиҗә ясады. Конкурс шартлары буенча һөнәри әзерлек, яулаган күрсәткечләр, нормативлар үтәлеше, башка база хезмәт күрсәткечләре буенча Апас район эчке эшләр бүлеге аерым билгеләп үтелде. Шулай ук район эчке эшләр җитәкчесе ярдәмчесе, подполковник Фәнис Хәялиев һәм район командасы Диплом-Грамоталар, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

-Апаслыларның бу чираттагы танылуы һәм ул соңгысы булмас, Министрлыкның комплекслы Спартакиадасы төрле спорт, һөнәри ярышларда катнашкан хезмәткәрләр, җыелма команда составында Апас данын яклаган һәр катнашучыга зур рәхмәт,- диде бу уңайдан министр урынбасары генерал Диниулов

-Төрле спорт, һөнәри әзерлек төрләре буенча безнең җыелма командабыз министрлык үткәргән һәр турнирда, конкурста һәм бәйгеләрдә актив катнаша, бер генә ярышны да калдырганыбыз юк. Катнашу өчен түгел, җиңәргә ди барабыз һәм һәр баруыбызда призлы урыннарга чыгабыз. Командабыз өчен даими чыгыш ясаучы хезмәткәрләр Фәнис Хәялиев, Ранис Халиков, Илфат Шиһабиев, Ринат Паймурзин, Рамил Гафуров, Илшат Мухамов, Алмаз Габдрахманов, Айрат Нуруллин, Рамил Гыйбадуллин, Айдар Нигъмәтҗанов, Рания Михайлова, Алена Романова, Энҗе Садретдиновага нык ышанам. Апас полициясе данын еракларга танытуда хезмәттәшләремә яңа уңышлар телим,- ди бүлек җитәкчесе Рамил Хәбибуллин.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев