Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пар аккошлар кебек яшисез сез

Җиңү бәйрәме уңаеннан, Сабан туе мәйданында узган тантанада шулай ук Алтын туйларын билгеләп үткән дистәдән артык пар да катнашты. Алар арасында Әҗем авылыннан Назилә апа белән Хәлим абый Бикчәнтәевлар да бар иде. Хезмәт ветераны Хәлим абый туган төбәгендә лаеклы ялга чыкканчы агроном булып эшләде, ә Назилә апа балалар бакчасында нәниләрне...

Җиңү бәйрәме уңаеннан, Сабан туе мәйданында узган тантанада шулай ук Алтын туйларын билгеләп үткән дистәдән артык пар да катнашты. Алар арасында Әҗем авылыннан Назилә апа белән Хәлим абый Бикчәнтәевлар да бар иде. Хезмәт ветераны Хәлим абый туган төбәгендә лаеклы ялга чыкканчы агроном булып эшләде, ә Назилә апа балалар бакчасында нәниләрне тәмле аш-су белән сыйлады. Авылның үрнәк гаиләсе алар. Үзләре кебек тырыш, тәртипле биш бала тәрбияләп үстерделәр. Олы кызлары Гүзәл Олы Русакта, Римма Болынбалыкчыда укытучы булып эшлиләр. Гөлшат Буада, Энҗе Апаста шәфкать туташы, ә төпчекләре Фәһим финанс хезмәткәре. Өлкәннәр балалары уңышларына, оныклары сөенеченә сөенеп, матур гомер кичерәләр. "Мәйданга чакырып зурлауларыннан бик канәгать калдык, дөньялар тыныч булсын", - иде диде алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: семья гаилэ полвека вместе