Гөлфинә Сәлимуллинадан солы кесәле рецепты
Борнаш авылы музее борынгы гореф-гадәтләрне барлауга зур игътибар бирә.
(5 ноябрь, “Апастово-информ”).
Музей белән хезмәттәшлектә, Борнаш авылында яшәүче Гөлфинә Сәлимуллина өй шартларында солыдан кесәл пешерү серләре белән уртаклашты.
“Әлеге ризык бик күпләргә, бигрәк тә, дәү әни янында үскән кешеләргә таныштыр. Яшьләр кесәлне белеп тә бетерми. Үземнең исә әни пешергән кесәлнең тәмнәре искә төшә”, - ди Гөлфинә Сәлимуллина.
Кесәлне болайрак ясыйлар: 2 стакан геркулес, ярты чәй кашыгы коры чүпрә, 1 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы сыек май, тәменчә тоз кирәк. Геркулеска 5-6 стакан су, күпертелгән чүпрә, 1 аш кашыгы шикәр комы салып, 8-10 сәгать бүлмә температурасында тотарга кирәк.
Әйбәтләп болгатып, иләк аша сөзәргә, чүбен ташларга. Сыгынтыга 2 аш кашыгы сыек май, тәменчә тоз салып, утка куярга. 1 сәгать пешә. Әзер кесәлнең өсте җыерчыкланып, уртасы чокырлана башлый. 2 савыт кесәл чыга. Кайный-кайный массаның яртысы гына кала.
Ашларыгыз тәмле булсын! Бәлки, кесәлне башка төрле пешерүчеләр бардыр. Рецептлары белән уртаклашсагыз иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев