Гөлия Вәлиуллина: “Һәр мөнәҗәтнең үз тарихы һәм мәгънәсе бар”
Кече Бакырчы авылында мөнәҗәтләр кичәсе узды
(Гүзәл Хилавиева, “Апастово-информ”).
Кече Бакырчы авылы клубына әлеге төбәктә эшләп килүче мәчетләрдән имамнар, остабикәләр һәм авыл халкы җыелды. Кичәне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина ачып җибәрде.
“Хөрмәтле дин кардәшләребез! Һәрбер җирлектә мөнәҗәтләр кичәсе үткәрергә старт бирелде. Һәрберегез бердәм булып, тырышып эшкә тотындыгыз. Бу чара үз чиратында динебезне, гореф-гадәтләрне, телебезне саклауга зур бер адым. Киләчәктә дә шулай бергә булып, сәламәтлектә, тыныч-матур тормышларда яшик”, - диде ул.
Кече Бакырчы авыл клубы мөдире Гөлия Вәлиуллина бик эчтәлекле, мәгънәле чыгышлары белән алып барды. Биредә яшәүче апалар бик матур мөнәҗәтләр әйттеләр.
Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев эчтәлекле вәгазьләрен җиткерде.
Тулырак язманы “Йолдыз” газетасының “Ислам нуры” сәхифәсеннән укырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев