Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гөлнара Әхмәтҗановадан катламлы лаваш рецепты

Апастан Гөлнара Әхмәтҗанова аш-суга бик оста. Бу юлы ул катламлы лаваш рецепты белән уртаклаша.

(22 апрель, “Апастово-информ”).


Камыр өчен кирәк була:
200 мл. җылы су, 150 мл. җылы сөт, бер бал кашыгы тоз, бер бал кашыгы шикәр комы, бер бал кашыгы чүпрә. Барысын бергә болгатабыз. Аннан соң, 600 гр. он өстәп, камыр басабыз. Әзер камырны дүрт өлешкә бүләбез. Хәзер өлешне басып, түгәрәкләр ясыйбыз. Шул килеш 15 минутка калдырабыз.

Һәр түгәрәкне өсте өстенә куеп, бервакытта дүрт җәем җәябез. Арасына онны күп салырга кирәк, җәемнәрне җәйгәндә бер-берсенә ябышмавын күзәтергә онытмыйбыз.

Җәемнәр әзер булгач, һәр катына эретелгән атланмайны сөртеп чыгабыз.



Җәемнәрне әкренләп бер киң пластина итеп җыябыз. Калынрак булса, уклау белән йөреп чыгабыз. Шуннан соң, ул киң пластинаны икегә бүләбез. Бүлгәннән соң улитка кебек төрәбез.

Шул килеш 10 минут ял иттерәбез. Тиешле вакыт үткәч, өстенә он сибеп, улиткасыман камырны бераз җәябез.

Өстенә йомырка сарысын сөртәбез дә кунжут сибәбез.

Әзер лавашны 200 градуста кызган духовкада 30-35 минут пешерәбез.

Җәемнәрне майлар өчен атланмай 200 грамм чамасы, бер йомырка сарысы кирәк була.

Пешергән ризыкларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев