Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гөлназ Насыйхова: Беренче генә җиңүем түгел

Хатын-кызларның руль артына утырып җилдерүе хәзер инде гадәти күренешкә әйләнде. Алар осталыкларын да көннән-көн арттыра бара. Аграр көллият базасында узган “Автоледи” бәйгесендә дә нинди шәп машина йөртүче булуларын тагын бер кат исбатладылар.

(29 июль, “Апастово-информ”).

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе һәм ДОСААФ оешмасы белән берлектә оештырылган бәйгедә бер дә югалып калмадылар.
Бәйге ике өлештән торды: беренче өлештә юл йөрү кагыйдәләре буенча теоретик белемнәр тикшерелде, икенчесендә мәйданчыкта вакыт тизлегенә машина йөртү осталыгы сыналды.
Җиңүче булып Каратуннан Гөлназ Насыйхова танылды. Ул республика күләмендә узучы бәйгедә район данын яклаячак. Икенче урынга Алия Сибгатуллина, өченче урынга Адилә Әминова лаек булды.
Гөлназның бу беренче генә җиңүе түгел. Өченче ел рәттән җиңү аның кулында.
-Юллар миңа яхшы кәеф өсти. Машина йөртергә бик яратам. Әлеге бәйге дә үзеңне сынап карар өчен бер имтихан кебек. Беренче генә җиңүем түгел. Казан шәһәреннән дә бүләкләр белән кайтканым бар, - ди Гөлназ.
Чарада “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе территориаль идарәсенең Буа бүлеге начальнигы Сиринә Мурзакова, район юл хәрәкәте иминлеге Дәүләт инспекциясе җитәкчесе Румбик Гәрәев, ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Илһам Садыйков катнашты. Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга бүләкләр, Дипломнар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев