Гөлсирә әби Нигъмәтҗанова: “Һәрчак изге догада яшим
Чирмешән авылында яшәүче Гөлсирә әби Нигъмәтҗанова 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.
(2 июнь, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).
Аңа Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды.
Гөлсирә әби 12 яшеннән эшкә чыккан. Авыр да, җаваплы да хезмәтләр башкарган. Бүген 5 вакыт намазын калдырмыйча, тормыштан канәгать булып, балаларының, онык-оныкчыкларының олы тәрбиясендә, хасияттә яши.
“14 яшемнән бригадир булып эшләдем. Торф чыгаруда, урман кисүдә катнаштым. Эшләгәнемне күрделәр, зурладылар, рәхмәт. Мине олылаучылар үзләре дә игелек күрсен. Мин һәркемгә изге догада яшим“, – ди Гөлсирә әби.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев