Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гөлфия Сәлахова: “Улым – бүләгем”

Шыгай авылында яшәүче Гөлфия һәм Фәнил Сәлаховлар ярты ел элек уллары Фәнисне армия сафларыннан каршы алганнар иде.

(27 ноябрь, “Апастово-информ”).


Фәнис туган якларына әйләнеп кайтып, әти-әнисен бик бәхетле итте. Солдат егет хәрби бурычын Киров өлкәсендә ракета гаскәрләрендә үтәде.
“Солдат анасы булу - бик зур горурлык ул. Һәрбер ир-егет бу вазифаны намус белән үтәргә тиеш. Аллага шөкер, улыбыз йөзебезгә кызыллык китермәде. Армия сафларыннан бер кочак Рәхмәт хатлары белән кайтты”, - ди Гөлфия ханым.
Гөлфия ханым үзе Азбаба мәктәбендә укытучы булып эшли. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифасында. Аңа кадәр 9 ел Кабыккүпер мәктәбендә, аннары 14 ел Шыгай балалар бакчасында эшләгән. Өендә дә үрнәк ана, сөекле хатын ул.
“Фәнис улым нәкъ менә 21 ел элек Әниләр көнендә дөньяга килде. Кечкенәдән бик акыллы, тәртипле бала булып үсте. Шыгай мәктәбендә башлангыч, Сатмышта урта мәктәпне тәмамлады. Мәктәптә яхшы билгеләренә генә укыды. Спортны да үз итте. Футбол, хоккей уеннары белән мавыкты. Яшел Үзәндә КАИ институты филиалында механик белгечлеге алды. Диплом эшен бишлегә тапшырып кайткан гына иде. Икенче көнне үк повестка килде”, - ди Гөлфия ханым.
Фәнис һөнәрнең дә җаваплысын сайлаган. Әле яңа гына дәүләт автоинспекторы булып эшкә урнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев