Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гөлфия Сираҗиева: “Хуш исле ипи пешерү зур бәхет”

Соңгы вакытта пешергән тәмле әйберләрне кызыктырып статуска кую модага кереп китте. Каратунда яшәүче Гөлфия Сираҗиеваның тәмле ипиләренә, матур итеп бизәлгән тортларына берничә тапкыр күз салдым. Бактың исә күршем Гөлфия берничә елдан бирле яраткан эше белән шөгыльләнә икән.

– Күп еллар элек чүпрәсез, оеткы (закваска) белән пешерелгән ипине Казаннан алып кайтып авыз итәргә туры килде. Мондый ипине пешерү модага кереп барган вакытлары. Бәясе дә кыйммәт иде, шулай да бу ипине яратып өлгердек. Ничек кенә булса да бу ипине үземә пешерерү теләгем дә көчле иде. Әкрен генә сораша-сораша пешерүчеләре белән танышып киттем. Интернетта да материаллар күп юк, үзләреннән өйрәнеп оеткы (закваска) ясарга тотындым. Башлагач ук килеп тә чыкмаган кебек булды. Шулай да башлаган эшемне туктатмадым. 2017 нче елның 17 октябрендә беренче ипи пешергән көн итеп язып та куйганмын. Үзебез өчен бер ипи пешереп карадым. Балалар яратып ашагач икене сала башладым, аннан 4 таба алдым. Хәзер бер салганда 8 не пешерәм. Яңа төрле табалар алырга хыялланам әле, - дип яраткан шөгыле турында сөйли уңган хуҗабикә.
Пешергән ипиләрен гаиләсе, туганнары, күршеләре бик яратып ашыйлар. Ипине пешерү өчен бер тәүлек вакыт кирәк икән.
– Кичтән оеткыны алам да апара ясап калдырам. Оеткының калганын яңартып куям. Иртә белән махсус оннар кушып, бодай онын да кулланып камыр басам. Ул 5-6 сәгать кабара. Камырны әвәләп формаларга салып тагын 3-4 сәгать кабартам. Берәр җиргә барасы булса кабартырга формаларны суыткычка куеп калдырам. 10-12 сәгатькә кадәр кабартып була. Табаларда күпереп менгән ипи өстенә он белән бизәкләр төшерәм һәм духовкага пешерергә куям. Ипинең хуш исе бөтен өйгә тарала, - ди ул.
Чүпрәсез ипи пешерү белән шул кадәр мавыккан Гөлфия, кая гына барса да, кем белән генә күрешсә дә файдалы ризыклар, бигрәк тә ипи пешерү буенча яңа ысуллары турында сөйләшергә тырыша.
– Төрле ипиләргә мәхәббәтем шулхәтле көчле минем. Бер кунакка баргач, өстәлдә кап-кара ипи күрдем. Ничек кап-кара итеп пешерәләр икән?-дигән уй биләп алды. Бер-ике кисәк алып та кайттым. Менә шуны ашап, тәмен тоеп, пешерү ысулларын интернеттан эзли башладым. 1-2 ай эзләнә торгач таптым, диңгез хәйваны - “чернила каракатица” дигән әйбер кушалар икән. Аны да таптым, нәкъ шундый ипи пешерү бәхетенә ирештем, - дип илһамланып сөйли ул.
Гөлфия үзе дә, гаиләсе дә файдалы ризыкларга өстенлек бирәләр. Тортлар пешерү буенча Казанга барып мастер-калассларда катнашып кайткан ул.
– Гомумән, торт, камыр ризыклары булса, ашарга ризык бар минем өчен. Шуңа да үзебез өчен генә пешерә башладым. Өйрәнгәндә килеп чыкмаган өлешен түгәргә дә туры килгәне бар. Чәчәкләрен ясый торган әйберләрен (насадкаларын) булдырдым инде. Аннан шулай ук туганнарга бүләк итә башладым, хезмәттәшләрем күреп алдылар. Менә шулай заказ белән пешертүчеләр дә булгалый. Бөтен кешегә чыгарып куерга гына яратмыйм. Бизәкләрне, чәчәкләрне күз алдыма китереп ясаганда үземне рәссам итеп күз алдыма китерәм. Гаилә табынына хуш исле, файдалы ипи пешерүдән, балаларымны тәмле тортлар белән сыйлаудан рәхәтлек алам, - ди Гөлфия.
Гөлфия бакчачылык остасы да әле. Барына да өлгерә ул. Әфәрин! диясе килә аңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев