Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гөлфинур Шәрәфиева: “Хезмәтем белән макталдым”

Чүрибураш авылында яшәүче Гөлфинур әби Шәрәфиева 90 яшьлек гомер бәйрәмендә хәтирәләр йомгагын сүтте.

(6 декабрь, “Апастово-информ”). 


“Гомеремнең һәр көне эштә узды. Хезмәтне үз иттем, сөеп яшәдем. Макталдым, хөрмәтләндем. Зур бүләкләргә дә ия булдым”, - дип горурлана акъәби. 
Гөлфинур әби Шәрәфиева 40 елдан артык фермада сыер савучы булып эшли. Хезмәт иткән елларын ул бүген дә сагынып сөйли. 
“Ул вакытта кул белән саудык. Куллар хәтта ярылып бетә иде”, - дип искә ала акъәби. 
Тормышта да сынатмый Гөлфинур әби. Авырлыкларны да күп күрә, югалту ачысын да йөрәге аша уздыра ул. Барлык сынауларны олы сабырлык белә җиңеп, олыгайган көннәрендә кадер-хөрмәттә яши. Олы улы Радик янәшәсендә һәм кызлары Гөлчәчәк һәм Гөлинә тәрбиясендә хәсиятле картлык кичерә. Хезмәттән дә аерылмый. Йорт эшләренең үзәгендә кайный: печәнен дә чаба, кош-кортларны да тәрбили, яратып, назлап гөлләр дә үстерә. Җитезлеге, тормыш сөючәнлеге белән дә үрнәк булып тора. 
Гөлфинур әби 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан күп котлаулар да кабул итте. Юбилярны район башкарма комитетының эшләр идарәчесе Ринат Гыйльфанов, Чүрибураш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Мифтахов та зурлап изге теләкләрен ирештерделәр. Акъәбигә район башлыгы исеменнән җылы тәбрикләүләр, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев