Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гөлира Миңнуллина: “Гомерем буе ирләр эшен башкарсам да үкенмәдем, уфтанмадым”

Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Гөлира ханыма Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале тапшырды. Гөлира апа Пүчинкә кызы. Кечкенәдән бик батыр, кыю булуы белән аерылып тора. Әнисенең энесенә колхоз эшенә ияреп йөреп үсә ул.

– Абый алдынгы механизатор иде. Техникага булган мәхәббәтем дә аннан күчкәндер. Өченче сыйныфтан абый янында эшкә, ә җиденчене бетергәч комбайнга ярдәмче итеп чыга башладым. Беренче чирекне урып-җыюда катнашып уздыра идем, - дип бала вакытларын искә ала ул.
Әнисе ренгент-табиб булгач кызын да үз һөнәре буенча укытырга теләп Түбән Кама шәһәренә алып китә. Аннан да кире кайта һәм СПТУ-26 га тракторчыга укырга керә.
– Без 6 кыз укыдык. Ул вакытта 96 сум стипендия бирәләр, тулысы белән киендерәләр иде. Менә шунда рәхәтләнеп укыдым. Гел бишлегә укып, кызыл дипломга тәмамладым, - ди Гөлира ханым.
СПТУда укыган вакытта Татарстанда “Сукачылар бәйгесе”ндә катнашып беренче урынны алып кайта. Аннан Татарстан данын яклап Ставропольдә җиңүгә ирешә. Алма-Атага барып та призлы урынны яулап кайта. Гап-гади Пүчинкә кызы СССР флагы күтәрү дәрәҗәсенә ия була.
– Анда бөтен СССРдан тракторчы хатын-кызлар җыелды. Үзебезгә үлчәп киемнәр тектеләр. Заманына карата яңа тракторлар һәм 40 сутый җир бирәләр. Шуны барлык таләпләрен үтәп эшкәртергә кирәк. Шулай танылып кайттым. Районда райком, комсомол җыелышларына чакыралар иде. Ул вакытта юллар юк, күперләрне су алып китә. Күргәннәрне китап итеп язарлык. Районда бердән-бер тракторчы хатын-кыз буларак Комсомол съездына барып ВЛКСМның “Алтын башак” медален тапшырдылар, - дип искә алды яшь чакларын.
Читтән торып югары белем алган яшь белгечне тормышка чыккач инженер итеп куялар. Аннан “Сельхозтехника”га килә.
2004 нче елда Фирдүс Камалов чакыруы буенча юллар идарәсендә асфальт-бетон заводында эшли башлый.
– Таңнан, төнгә кадәр эшләдек. Акчасыз, запчастьсез вакытларны да кичердек. Өйдә ике улым ярдәмчем булдылар. Гомерем буе ирләр эшен башкарсам да үкенмәдем, уфтанмадым, - ди Гөлира ханым.
Бүгенге көндә ул үзенең хезмәт вазифасы буенча республикада бердән-бер хатын кыз. Хезмәт кенәгәсен Россия һәм Республикадан тапшырылган бүләкләр бизи. Авырлыклардан курыкмыйча, хезмәтне яраткан Гөлира ханымны хөрмәт итәләр. Гаиләдә ул яраткан әни, дәү әни, тугъры тормыш иптәше. Аның җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев