Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гөлсин апа Галиуллина изге күңелле ханым

Ул кызлары Айсылу һәм Ләйсән белән берлектә Кильдураз мәктәбе балаларына бүләкләр таратты.

(30 нчы декабрь, “Апастово-информ”). 
Кильдураз мәктәбендә балаларның иң яраткан бәйрәме – Яңа ел бәйрәме узды. Балалар үзләренең җырларын, биюләрен, шигырьләрен бүләк иттеләр. Биредә әти-әниләр һәм иганәче Гөлсинә апа Галиуллина катнашты. 
“Хөрмәтле укытучылар, балалар, әти-әниләр! Бу залда бәйрәм рухы хөкем сөрә. Балаларның чыгышларын карап сокланып утырдым. Укытучылар ничек итеп әзерләгәннәр. Олы хезмәтләре өчен чын күңелдән рәхмәтемне ирештерәм. Әти-әниләргә балаларын карап утыру тагын да рәхәт. Киләсе елларда да рәхәт яшик, бердәм булып, ярдәмләшеп торыйк”, - диде Гөлсинә ханым. 
Бәйрәм бик күңелле узды. Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, күңел ачтылар. Бүләкләр өчен бик шатландылар. 
“Гөлсинә апа һәм аның кызлары Айсылу белән Ләйсән безнең мәктәпкә гел ярдәм итеп торалар. Бәйрәмнәрдә балаларны бүләкләр белән сөендерәләр. Барлык мәктәп коллективы, әти-әниләр исеменнән олы рәхмәтебезне ирештерәбез”, - диде үз чыгышында мәктәп директоры Альберт Хәкимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев