Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гөлсинә әби Гомәрова гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган

Апаста яшәүче Гөлсинә әби Гомәрова 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.

(3 май, “Апастово-информ”).


Гөлсинә әбине гомер бәйрәме белән котлап, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләк тапшырылды. Апас шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина иң изге теләкләрен җиткереп, хезмәте өчен рәхмәтен дә белдерде.

Гөлсинә әби тормыш иптәше Азат бабай белән берлектә 3 балага гомер бүләк иткән, белем һәм тәрбия биргән. Балалар барысы да мәгариф тармагында эшләп, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә зур өлеш керткән шәхесләр.

Гөлсинә әби үзе дә озак еллар “Кояшкай” балалар бакчасында хезмәт иткән. Гомере балалар янәшәсендә узган. Аның юлын балалары дәвам итә.

Бүген өлкәннәр балалары тәрбиясен тоеп, кадер-хасияттә яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев