Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гөлсинә Галиуллина: «Авылым матур булсын!»

Туган авылын матурлап, авылдашларын бүләкләре белән сөендереп яши Гөлсинә ханым.

Коштавылына килеп керүгә бик матур, зәвыклы, шул ук вакытта төрле утлар белән бизәлгән йорт каршы ала. Гөлсинә апа йортын ел саен бизәп куя.
"Авылда яшәүче, кунакка кайткан яшьләр, балалар кич белән җыелалар. Фотога төшәләр. Авылым матур булсын өчен тырышам", ди ул.
Яңа ел бәйрәменә кызлары белән берләшеп һәрбер балага, авылда төп йортны саклап, әти-әниләре белән яшәүче яшьләргә, үрнәк гаиләләргә, озак яшәүче парларга, юбилярларга, өлкән авылдашларына бүләкләр таратып сөендергәннәр.
"Быел кыш яңгырлы, шуңа да кар сыннары озак тормый. Кыш бабай белән Кар кызын, 2023 ел символы куянны да ясатып кайттым, Матур булгач үзебезгә дә күңелле", - ди Гөлсинә ханым.

 

#аунасводвореТМ #татмедиа15

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев