Грозный һәм Казанны өстәмә авиарейс тоташтырачак
17 сентябрьдән Казан һәм Грозныйны авиарейс тоташтырачак.
Очышлар сишәмбе һәм шимбә көннәрендә башкарылачак.
Сишәмбе көнне самолет 14:00 сәгатьтә оча, Грозныйга 16:30 сәгатьтә төшәчәк. Кире рейс 17:20 сәгатьтә башкарылачак, Казан аэропортына самолет 19:40 сәгатьтә төшәчәк, дип хәбәр итә Казан аэропорты матбугат хезмәте.
Шимбә көннәрендә ТР башкаласыннан самолет 17:45 сәгатьтә китәчәк һәм Грозный шәһәренә 20:05 сәгатьтә килеп җитәчәк. Кире рейс 20:55 сәгатьтә башкарылачак, Казан аэропортына самолет 19:40 сәгатьтә төшәчәк. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Сәфәр вакыты 2 сәгатьтән артык булачак.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/groznyi-ham-kazanny-ostama-aviareis-totastyracak-5859593
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев