Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гүзәлия Әхмәдуллина: “Тырыш, батыр егет үстердем”

Чирмешән авылында яшәүче Гүзәлия Әхмәдуллина тормыш иптәше Тәлгать белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә уллары Булат армиядә хезмәт итә.

(27 ноябрь, “Апастово-информ”).


“Булат кечкенәдән бик сәләтле бала булып үсте. “Йолдызлык” фестивалендә сәхнәдә балкырга яратты, спортны үз итте. Волейбол, баскетбол, чаңгы, көрәш ярышларында катнашып, медальләр белән кайта иде. Шулай ук яшьтән үк велосипед, мотоциклларны сүтеп-җыеп, техника серләренә төшенде”, - дип сөйли солдат әнисе.
Булат мәктәпне тәмамлагач, Тәтеш шәһәрендә техник-коткаручы белгечлеге алган. Шул ук вакытта йөк машинасына правага да укыган. Үз тырышлыгы белән машина да сатып алган.
Гүзәлия Әхмәдуллина Чирмешән урта мәктәбендә пешекче булып эшли. Аның тәмле ашларын балалар бик яратып ашый. Кышкы озын төннәрдә газиз улын уйлап, кул эшләре белән шөгыльләнергә ярата. Җылы оекбашлар, кофталар, бияләйләр бәйләп якыннарына, дусларына, туганнарына бүләк итә.
“Әле биш кенә ай узса да, бик сагынабыз. Улыбыз белән бик горурланабыз. Сөйгән кызы Инзилә дә бик көтә үзен”, - ди Гүзәлия ханым.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев