Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гыймадиева Суфия Кадыйр кызы

94 яшьлек туган көнен каршыларга җыенып йөргән көннәрдә хөрмәтле, мөхтәрәм, ихлас күңелле укытучыбыз Гыймадиева Суфия Кадыйр кызы мәңгелеккә арабыздан китте.

Суфия апа Гыймадиева тумышы белән Кызыл Таудан. 1928 елның 2 декабрендә туган. Язмышын балаларга белем бирүгә багышлады. Мәктәпне тәмамлагач, Тәтеш педагогика училищесында белем ала. Каникул вакытларында исә колхоз эшенә чыга: көлтә ташу, чүмәлә өю, башак җыю эшләрендә катнаша, ындыр табагында хезмәт итә. Тормышның авырлыкларына карамастан, укырга җай таба, максатына ирешә. 1948 елда укытучылык эшен башлап җибәрә. Яраткан һөнәре Суфия апаны 1959 елда Борнаш авылына алып килә. Укытучыбыз гомерен балаларга математика фәненнән белем бирүгә багышлый. Борнаш урта мәктәбендә 20 елдан артык хезмәт итте һәм бар тырышлыгын яшь буын өчен куйды. Тирән белеме, гадилеге белән сокландырды.
Суфия апа биш балага гомер биргән. Тормыш иптәше Рәшит абый белән 41 ел парлы гомер кичерделәр. Ике пар игезәк балалар үстерделәр. Суфия апага кайгы-хәсрәтләр дә кичерергә туры килде. Тормыш иптәшен һәм бер кызын вакытсыз югалтты ул. Гомеренең соңгы минутларына кадәр Суфия апа балаларының тәрбиясендә, оныкларының, кияү-киленнәренең игелекләрен күреп яшәде.
Суфия апа Гыймадиева кебек кешеләр сирәк туадыр. Сабырлыгы, тормыш ваклыкларыннан өстен, бар нәрсәдән канәгать була белүе, һәр кешене тигез күрүе белән аерылып торды ул. Тормышта нинди генә хәлләр белән очрашса да, Суфия ападан беркайчан зарлану, уфтану, гайбәт сүзләрен ишетергә туры килмәде. Хөрмәтле булып яшәде, хөрмәтле булып арабыздан китте. Яраткан укытучыбызның киңәшләре, биргән белеме безне гомер буе озата бара, истәлеге хәтерләребездә мәңге сакланыр.
Тыныч йокла, Суфия Кадыйр кызы! Укучыларыгыз күңелендә мәңге җылы хатирәләр яшәр.
Борнаш урта мәктәбенең 1970 елгы чыгарылыш класс укучылары исеменнән – Әнсар Галиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев