Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәр бала күз уңында булырга һәм патриотик рухта тәрбияләнергә тиеш

Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең киңәйтелгән утырышында шул хакта сөйләштеләр.

( 29 нчы февраль, “Апастово-информ”). 
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова рәислегендә, район прокуроры Зефәр Абитов катнашында балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең утырышы узды. Биредә комиссия әгъзалары, авыл җирлеге башлыклары, мәктәп директорлары, мәдәният хезмәткәрләре, спорт бүлеге хезмәткәрләре катнашты. 
Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин 2023 елда балалар арасында җинаятьчелек торышы турында чыгыш ясады. Бүгенге көндә мошенниклык очракларының чәчәк атуы, балаларны интернет йогынтысыннан саклап калу турында чыгыш ясады. 
Районның баш табибы Алевтина Керимова йогышлы, куркыныч чирләр турында, балаларны саклап калу юллары белән таныштырды. 
Район прокуроры исә балаларны телефоннан, интернеттан сакларга, иң мөһиме патриотик рухта тәрбияләргә кирәклеге турында сөйләде. 
Йомгаклау сүзендә Гөлүсә Галләмова барлык катнашучыларга бердәм булып эшләргә, балаларыбызны сакларга, ярдәм итәргә өндәде. 
“Күңелсезлек очраклары килеп чыкмасын өчен һәр көнне бердәм булып, кулга-кул тотынып эшләргә кирәк. Балалар безнең киләчәгебез”, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев