Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәр соңгы эшләгән эш – иң якыны

Заготзерно бистәсендә яшәүче Гөлбану апа Физова – лаеклы ялда. Эшкә барасы булмаса да, аның бер генә дә буш көне юк. Мәчеткә, кул эшләре түгәрәгенә, бассейнга бару тыгыз графикка нигезләнгән. Азрак буш вакыты булса, кулына инә-җеп, сәйләннәр ала һәм онытылып китеп матурлык дөньясына чума. Шулай ук тәмле-тәмле ашлар пешерергә ярата хуҗабикә.

-2011нче елда Каратун китапханәсе каршында оешкан “Мирас” түгәрәгенә йөри башладым. Анда яшьтәшләрем белән бергәләп тегәргә, чигәргә, бәйләргә, энҗе-мәрҗәннәр белән заманча итеп эшләргә өйрәндек. Иң беренче булып калфак тектем. Аны сөйләннәр, мәрҗәннәр белән бизәдем. Хәзер бик күп кул эшләрем бар. Һәр эшем күңел күтәренкелеге бирә. Һәр соңгы эшләгән эш – иң якыны. Аңа карап кына торасы килә, – ди Гөлбану апа.

Ни генә ясамый ул. Шуның кадәр төгәллек, сабырлык сорый торган вак хезмәт булса да, эшне тиз тота. Бер ай эчендә зур гына таллар, алмагачлар һәм тагын әллә ниләр барлыкка килә. Үзе чәчәкләр яратканга күрә, күбрәк чәчәк-гөлләргә өстенлек бирә. Барысы да күз нурларын салып сәйләннән үрелә.
–Без гаиләдә 10 бала үстек. Кечкенәдән хезмәткә өйрәндек, кул эшләренә тартылдык. Апаларым да челтәрләр, шәлләр бәйлиләр. Үзем дә бәйләргә яратам. Арка җылылары, шәл, оекбаш, бияләйләр бәйләп куям. Мин бәйләгән җепләрне сузсаң, Мәскәүгә барып, әйләнеп кайтырга җитә. Башлаган эшне тизрәк азагына җиткерәсем килә. Шул ук вакытта тигез дә булсын, дөрес тә чыксын! Аннан-моннан эшләргә яратмыйм. Мәсәлән, зур, бизәкле шәлне ике сүтеп, ике бәйләдем, барыбер бәйләп чыктым. Хәзер яратып аркама ябынып йөрим, – ди ул.
Гөлбану апа Фәизова кул эшләрен җыеп ятарга яратмый. Ул аларны туганнарына, дусларына бүләк итә. Өйдә исә бер генә әйбергә дә аунап ятарга ярамый, аңа икенче сулыш өрелә:
–Бушаган кәгазь савытларны клей белән катырып, менә дигән сандыклар килеп чыга. Аларны чәчәкләп бизәп тә куям. Иске тиен акчалардан картиналар ясыйм. Кәгазьдән вазалар үрәм. Аңа иске газеталар да ярый. Чөнки үреп бетергәч, буяп куела. Кабакның тышы, каен тузы, ташкабакларның эче, тозлы камыр, каз каурые – бар да минем күзаллавым, фантазиям буенча йә чәчәккә, камышка, йә кошларга әверелә. Мисал өчен, каен тузын җылы суда тотып, аны чәчәк рәвешенә китереп катырдым һәм аларны вазага куйдым. Матур розалар килеп чыкты. Эшләү тәртибен кайчак телевизордан күреп калам. Шулай ук сатып алган китапларым да бар. Кибетләр яныннан тыныч кына үтеп китә алмыйм. Кул эшләренә кирәкле әйберләр күрсәм, соңгы акчама да алам, – дип сөйли Гөлбану апа.
Ул шулай ук Каратун ветераннар Советы әгъзасы да. Кул эшләре күргәзмәләрендә, йөзү ярышларында, сәнгать бәйгеләрендә дә катнаша һәм җиңүләр яулый.
Күзләреннән шатлык, иреннәреннән елмаю бөркелгән, алтын куллы Гөлбану апаның уңганлыгына, матурлыкны күреп, аны янәшәдәгеләр күзен, күңелен иркәләрлек итеп күчерә белүенә сокланмый мөмкин түгел!
Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев