Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәр сорауга җавап бар

Мин шактый өлкән яшьтә.. Миңа бушлай теш протезы кую хокукы биреләме икән? Шул ук вакытта колак протезлары да күп кешене кызыксындырадыр дип уйлыйм. Сания апагыз. Апас.

Татарстан Республикасы территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды дәүләт учреждениесенең Буа шәһәре филиалы директоры Илсур Гарипов аңлатмасы:
- «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында»гы Законына нигезләнеп, теш протезлары һәм ишетү протезлары буенча хезмәтләр күрсәтү программасы расланды. Ул аерым төркем кешеләргә кагыла. Түләүсез теш протезлау һәм түләүсез колак протезлау Татарстан Республикасы законнары нигезендә түбәндәге категория гражданнарга гамәлгә ашырыла: «Иминият пенсияләре турында» Федераль закон нигезендә картлык буенча пенсиягә хокук бирә торган яшькә җиткән хезмәт ветераннарына; 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 9 маена кадәр биш елда кимендә алты ай тылда эшләгән затларга, СССРның вакытлыча оккупацияләнгән территорияләрендә эшләгән чорны кертмичә, Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәт өчен СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән затларга; тернәкләндерелгән гражданнарга; сәяси репрессияләрдән зыян күргән гражданнарга; «Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында» Татарстан Республикасы Законы белән гамәлгә куелган Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән затларга, «Иминият пенсияләре турында» Федераль закон нигезендә картлык буенча пенсиягә хокук бирә торган яшькә җиткәч. Татарстан Республикасы законнары нигезендә түләүсез теш протезлары һәм түләүсез колак аппаратлары ясатуга хокуклы гражданнарның аерым категорияләре төбәк регистрын алып бару Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев