Хәерле юл, егетләр: беренче төркемдәге биш Апас егете хәрби хезмәт юлына кузгалды
Узган шимбәдә быелгы көзге чакырылышта беренче төркемдә биш райондаш егет хәрби хезмәткә китте. Свияжский бистәсеннән бертуганнар Айнур һәм Альмир Хәмидуллиннар, Кызылтаудан Фәнис Шәрәфиев, Каратуннан Динар Миннебаев, Апастан Айдар Садыров Казаннан махсус чакыртылган зур, иң заманча автобуска утырып бардылар. -Хәзерге Законнар буенча, хәрби чакырылыш вакытында барлык формадагы автопредприятиеләр, эшмәкәрләр арасында аерым...
Узган шимбәдә быелгы көзге чакырылышта беренче төркемдә биш райондаш егет хәрби хезмәткә китте. Свияжский бистәсеннән бертуганнар Айнур һәм Альмир Хәмидуллиннар, Кызылтаудан Фәнис Шәрәфиев, Каратуннан Динар Миннебаев, Апастан Айдар Садыров Казаннан махсус чакыртылган зур, иң заманча автобуска утырып бардылар.
-Хәзерге Законнар буенча, хәрби чакырылыш вакытында барлык формадагы автопредприятиеләр, эшмәкәрләр арасында аерым тендер-конкурс игълан ителә һәм бу хокук иң әзерлекле пассажир ташучыларга гына бирелә,-диде аларны озата баручы район хәрби комиссариаты вәкиле Марсель Вәлиев.
-27 октябрьдә тагын ике ир-егет-апаслы-Альмир Гыйльметдинов белән Чүрибураштан Ильнар Вафин солдатка озатылачак. Бу көзге чакырылышта барлыгы 42 апаслыга повестка тапшырылачак. Шуларның яртысы махсус урта һәм югары уку йортларын тәмамлаган. Башлангыч хәрби һөнәрлеләргә хезмәт итәсе җиңел бирелә һәм егетләр шундый әзерлекле булуга зур әһәмият бирә, -ди хәрби комиссар Илшат Паймурзин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев