Реклама
Җәмгыять
Хәрби кием килешә...
Апастан Илдүс белән Ләйсәнә Гатауллиннар гаиләсе бүгенге көндә чиксез шатлык хисләре кичерә. Алар уллары Илнарны армия сафларыннан каршы алдылар.
Илнар башта ярты ел Севастопольдә диңгез пехотасының 810нчы бригадасында, аннан Краснодар краенда хезмәт иткән. Чыныгып, җитдиләнеп кайткан солдатка хәрби кием бик килешеп тора. Армия хезмәте турында да бары тик уңай фикердә ул. "Хәрби бурычын үтәү - һәр ир-егетнең намус эше. Читтә туган якның, әти-әнинең кадерен ныграк анлыйсың, дусны дустан аерырга өйрәнәсең", - ди. Армиягә киткәнче Илнар Казан авыл хуҗалыгы университетында укып, урман хуҗалыгы инженеры белгечлеге алган булган. "Югары белемем, һөнәрем бар, инде хәзер эшкә генә урнашырга кирәк", - ди туган ягын сагынып кайткан егет.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев