Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хушлашу сүзе: Апас элемтә челтәре җитәкчече Нигъмәтҗанов Илнар Фарук улы арабыздан мәңгелеккә китеп барды

Кичә, 18 ноябрьдә, 34 яшендә аның йөрәге тибүдән туктады. Илнар Нигъмәтҗанов 1981 елның 10 гыйнварында Апас авылында туып-үскән. Югары белем алгач туган төбәгенә эшкә кайта, Апас элемтә челтәрендә электромеханик булып эшли. Совет армиясе сафларында хәрби бурычын үтәп кайтканнан соң шушы ук оешмада инженер, урынбасар һәм 2014 елдан Апас РУЭСын җитәкли....

Кичә, 18 ноябрьдә, 34 яшендә аның йөрәге тибүдән туктады.

Илнар Нигъмәтҗанов 1981 елның 10 гыйнварында Апас авылында туып-үскән. Югары белем алгач туган төбәгенә эшкә кайта, Апас элемтә челтәрендә электромеханик булып эшли. Совет армиясе сафларында хәрби бурычын үтәп кайтканнан соң шушы ук оешмада инженер, урынбасар һәм 2014 елдан Апас РУЭСын җитәкли. Ул хезмәттәшләре һәм җитәкчелек арасында зур ихтирамга лаек булды. Нинди генә вазифада эшләсә дә Илнар Фарук улы үзен оста оештыручы, гадел, җаваплы шәхес итеп танытты.

Мәрхүмнең гаиләсенә, якыннарына бу авыр югалту көннәрендә сабырлык һәм тынычлык телибез.

Рәшид Заһидуллин, Апас муниципаль район башлыгы.

Равил Хисаметдинов, район башкарма комитеты җитәкчесе.

Ильяс Заһидуллин, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев