Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иң гүзәл кеше

Җир йөзендә хөрмәткә лаек булган һөнәрләрнең берсе-укытучы һөнәре. Һәр кешенең иң матур балачак хатирәләре, шатлык - борчулары, дулкынлану хисләре, уңышлары, хаталары - һәммәсе дә мәктәп еллары һәм укытучы белән бәйле. Кызыксыну тулы күзләреңне елтыратып, беренче мәртәбә мәктәп бусагасын атлап керәсең. Ә синең каршыңда мөлаем карашлы беренче укытучың басып тора. Шул...

Җир йөзендә хөрмәткә лаек булган һөнәрләрнең берсе-укытучы һөнәре. Һәр кешенең иң матур балачак хатирәләре, шатлык - борчулары, дулкынлану хисләре, уңышлары, хаталары - һәммәсе дә мәктәп еллары һәм укытучы белән бәйле. Кызыксыну тулы күзләреңне елтыратып, беренче мәртәбә мәктәп бусагасын атлап керәсең. Ә синең каршыңда мөлаем карашлы беренче укытучың басып тора. Шул минуттан ул синең янәшәңнән атлаучы, белем нигезләренә төшендерүче, шәхес буларак сине тәрбияләүче олуг бер затка әйләнә.
Менә шундый зур хөрмәткә лаек булган, дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган, бик күпләрнең беренче укытучысы булган Гыймадиева Рәмзия Әхлиулла кызы турында язасым килә.
Рәмзия үзенең хезмәт юлын 1983 нче елда туган авылы Кормашта башлый. Сатмышның, узе кебек үк, эшчән егете Фидаиль белән танышып гаилә корганнан соң, 1992 нче елдан Сатмыш гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларына белем бирә. Һәрбер бала күңеленә юл табып, аларны яратып белем серләренә төшендерә ул. Үз эшенең чын остасы дияр идем. Киң күңеллелек, тырышлык, балаларга чиксез мәхәббәт, намуслылык, сабырлык, җыйнаклык, болар барысы да Рәмзиягә хас сыйфатлар. Кызым Ләйсәннең беренче укытучысы буларак аның белән күп аралашырга туры килде. Менә шул еллардан бирле сокланып күзәтәм мин Рәмзияне. Кайдан килә анарга балаларга шул кадәр мәхәббәт дип гаҗәпләнәм. Шундый тырыш булганы өчендер инде, аны башлангыч сыйныф укучыларыннан аерып 2011 нче елдан укыту эшләре буенча директор урынбасары итеп күчерделәр. Беркайда да сынатмый ул, мәктәп өчен янып яши.
Тормышта да бик уңган ул - иренә яхшы хатын, ике улына кадерле әни, кайнанасына булдыклы килен.
Рәмзиянең 26 нчы февральдә алтын юбилее иде. Мин аны үзе укыткан барлык укучыларының ата-аналары исеменнән туган көне белән чын күңелдән котлыйм. Авыр, ләкин мактаулы хезмәтендә зурдан-зур уңышлар телим. Сәламәтлек, бәхет-шатлыклар сине бер кайчан читләтеп үтмәсен. Хаман шулай көләч йөзле, киң күңелле булып кал. Балаларыңның игелеген тоеп тигезлектә озын-озак гомер ит.
Гөлчәчәк Гыйсмәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев