Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иң озак биючегә бүләгемне кабул итегез

-Менә инде ничәнче ел Дәвеш авыл сабантуен оештыру, концерт бригадасы чыгым-мәшәкатьләрен үз җаваплыкларына алучы авыл фермерлары-Азат һәм Наилә Әхмәдиевлар гаиләсенә зур рәхмәт,-ди авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов. -Быелгы Дәвеш Сабантуен ирле-хатынлы Ризат һәм Венера Рамазановлар бик оста алып барды. Кайткан кунаклар саны бер меңнән артык булып, барысы да тыныч һәм...

-Менә инде ничәнче ел Дәвеш авыл сабантуен оештыру, концерт бригадасы чыгым-мәшәкатьләрен үз җаваплыкларына алучы авыл фермерлары-Азат һәм Наилә Әхмәдиевлар гаиләсенә зур рәхмәт,-ди авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов. -Быелгы Дәвеш Сабантуен ирле-хатынлы Ризат һәм Венера Рамазановлар бик оста алып барды. Кайткан кунаклар саны бер меңнән артык булып, барысы да тыныч һәм гадел үтте.

- Киң күңелле, мәрхәмәтле авылдашарыбыз, Мәскәүдә яшәүче Фирдүс Кәримов, Казанда гомер итүче Илнур Хәсәнов, дәвешле, шәхси автобус тотучы Илдус Кәримов һәм кибетче Люция Галимова гаиләләренә авылдашларымның зур рәхмәтен ирештәрәм,-дип сүзгә кушыла Флера Гыймадиева. Сабантуйга, балаларга үз бүләкләрен әзерләгән барлык абый-апаларга да сокланабыз, халкыбыз гореф-гадәтләре шулай яшәсен, югалмасын иде.

Дәвеш Сабантуенда читтән килүчеләрне дә иркенләп көрәштерделәр. Мәйдан баш батыры булып әле кичә генә Апас Сабантуеның абсолют батыры булып хөрмәтләнгән район яшьләр эше һәм спорт комитеты җитәкчесе Рафис Хәбибуллин калды. Тәкә һәм бүләкләр шулай итеп, Апаска кайтып китте. Казаннан кайткан кунак, үзе дә түгәрәктә биюдә яшь кыз-кыркын, егетләрне уздыручы Фирдүс Нургалиев биюдә иң озак мәйдан тоткан, матур итеп парлы биючеләрне үз бүләкләре белән сөендерде, афәрин, авылдаш! Хәзер Морзаларда яшәүче Талия апа да балалар уеннарына күп итеп бүләкләр алып кайткан иде. Ел да авыл Сабантуе үткәрүгә үз өлешен кертүче картаймас йөрәкле хезмәт ветеранына рәхмәтнең иң зурысы!

Сабантуйга бүләкләр туплауны оештырган Дәвеш Мәдәният йорты җитәкчесе Кадрия Булатова, Лилия Салаватуллина, Алия Хәлиуллина, Колгына клубы хезмәткәрләре Гөлүсә Зиннәтуллина, Әлфия Гысмәтуллина, ел да үз аты белән сөлге җыючы балаларны урам әйләндерүче Әнвәр Сираҗев, бәйрәм оештыручы комиссиягә булышучы һәркем халык ихтирамына бик тә лаек.

Киләсе ел авыл Сабантуе тагын да күркәмрәк үтсен. Иганәчеләр күбрәк булсын. Бик саваплы гамәлебезне Ходай да бик күрә һәм бәяли. Авыл Сабантуе ахырында Дәвеш кырлары өстенә бик тә шифалы, көтеп алынган җылы яңгыр явуы әнә шуны дәлилли!..

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев