Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Иң төп бурычым – балаларны аякка бастыру“

Кайгы җиле рәхимсез. Рөхсәт сорап тормый, кызгана белми. Кайчан, кемнең капкасын шакыйсын да алдан күреп булмый. Бүген Сатмыш авылында яшәүче Хазиповлар гаиләсенең дә бик хәсрәтле көннәре. 5 баласын ятим итеп, каты авырудан соң гаиләнең хуҗабикәсе Раиса Веселова мәңгелеккә арадан китте. Аңа бары 33 яшь кенә иде.

Раиса һәм аның тормыш иптәше Ринат тумышлары белән Башкортостан якларыннан. Язмыш җилләре аларны Апас районына алып килә. 2014 елда “Ана капиталы“ программасы нигезендә йорт алып, Сатмыш авылына күченеп кайталар. Гаиләдә 5 бала үсә. Иң олы кызлары 7 класста укый, кечкенә улларына 11 генә ай әле. 
Моннан берничә ай элек Раисаны авырулар эзләп таба. Хатында катлаулы чир булуы ачыклана. Ул республика хастаханәләрендә дәвалана. Соңгы көннәрен район хастаханәсендә үткәрә.
–Соңгы 3 көндә хәле бик авыр булды. Янында идем, хәлләрен сораштым. Үләсен дә сизенде кебек. Әгәр минем белән берәр хәл булса, туган ягыма алып кайт, диде. Хатынымның соңгы васыяте буенча туган җирендә җирләдек, – ди тормыш иптәше Ринат.
Хазиповлар гаиләсенең күген кара болыт каплаган. Балаларның күзендә яшь. Кечкенәрәкләре әниләренең мәңге кайтмас җиргә китүен дә, әтиләренең күзләре ни өчен яшьле булуын да аңлап җиткерми әле.
–Төп бурычым – балаларны аякка бастыру. Мин аларны үзем үстерәчәкмен. Энекәшем булыша. Балалар үсеп бетмичә, үзем турында уйларга да юк, – ди Ринат нык булырга тырышып.
Ишле гаилә әлегә кадәр үз тырышлыгы белән яшәгән. Гаилә башлыгы Ринат “М-12“ оешмасында эретеп-ябыштыручы булып эшли. Хуҗалыкларында кәҗәләр, куяннар асрыйлар. Балалары да тырышлар. Тик алар хәзер үк әниле чакларын сагынып боегып калган.
Сатмыш авыл җирлеге һәм тирә-як авыл халкы хәлләреннән килгән кадәр матди һәм рухи ярдәм күрсәткән. Ринатның эш урыныннан да булышканнар. Гаилә башлыгы изге күңелле кешеләргә олы рәхмәтле.
Югалту кайгысы алдында тез чүкмәс, үзләрен кулга алып яшәп китәр өчен Хазиповлар гаиләсенә һәрберебезнең ярдәме бик урынлы булыр иде. Әлеге нарасыйларга әни назлары бүләк итеп булмаса да, хәлебездән килгән кадәр ярдәм итә алабыз. Яхшылык җирдә ятмый ул.
Акча күчерү өчен “Альфа-Банк“ картасы номеры – 4584432842509128. Хазипов Ринат Рөстәм улы. Карта 89520472576 номерына бәйләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев