Реклама
Җәмгыять
“Иң яхшы автоледи - 2020”не билгеләделәр
Татарстанда үткәрелгән әлеге конкурста Әлмәт районыннан Надежда Кнурова җиңде.
(20 август, “Апастово-информ”).
Бүген республика буенча 20нче тапкыр “Автоледи” конкурсы узды. Анда кызлар машина йөртү осталыгында көч сынаштылар.
Бүген юлларда хатын-кыз машина йөртүчеләр еш очрый. Быел 16 мең яңа таныклык алучының 9 меңе - хатын-кызлар.
“Руль артында хатын-кызлар күбәя бара. Кайберәүләр алар турында пөхтә йөри белмиләр, дип саный. Ә статистика буенча, хатын-кызлар гаебе белән ДТП очраклары, ирләр белән чагыштырганда, бик күпкә азрак”, - дип сөйләде Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы Ленар Габдурахманов.
Конкурсның республика этабында 12 автойөртүче катнашты. Болар зона ярышларында җиңүчеләр. Башта ярышта катнашучылар юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан тапшырдылар. Аннан машина йөртү буенча катлаулы күнегүләрне вакытка үтәделәр.
“Автоледи - 2020” конкурсының җиңүчесе - Әлмәттән Надежда Кнурова, икенче урында - Мамадыштан Венера Юмагужина, 3нче урында - Лениногорск районыннан Диана Закирҗанова. Җиңүчеләргә кубоклар. дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев