Якташларыбыз да гуманитар ярдәм җыюга кушыла
Читтә яшәүче якташларыбыз да “Ярдәм янәшә” акциясе кысаларында, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм чараларына кушыла.
(4 октябрь, “Апастово-информ”).
Кече Күккүздә туып-үсеп, бүгенге көндә Казанда яшәүче Назирә Хәйруллина әлегә кадәр дә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен күп итеп күчтәнәчләр китергән иде. Бу юлы да изге күңелле якташыбыз читтә калмады.
“Назирә апа Хәйруллина 5 мең акчалата ярдәм итте. Әлеге акчаны аның классташы, Апаста яшәүче Назирә апа Җиһаншина китереп тапшырды. Шулай ук Апастан Гөлфия апа Хәмидуллина да үз өлешен кертте”, - ди ярдәмне кабул итүче Айгөл Идиятуллина.
Гуманитар ярдәм “Алга” яшүсмерләр клубында эш көннәрендә, 8.00-17.00 сәгатьләрдә кабул ителә. Шулай ук ярдәмне акчалата да 2200 5301 9339 6843 (“Ак Барс” Банк картасы номеры аша Гисматуллин Альберт Ильдарович) счетына күчерергә дә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев