Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Якташыбыз Сәйдә Аппакова Апаста кунакта

Апас үзәк китапханәсендә хөрмәтле абыстай, мәгърифәтче Сәйдә Аппакова белән очрашу узды.

(28 февраль, “Апастово-информ”).


Халкыбызның танылган хөрмәтле абыстае, күп еллар дәвамында дин сабаклары укыткан мөгаллимә Сәйдә Аппакова белән очрашырга өлкәннәр һәм дә яшь буын килде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова Сәйдә абыстай Аппакова белән очрашып, тәрбия һәм дини белемнәр хакында сөйләште.

Абыстай озак кына вәгазьләр сөйләп, райондашлар сорауларына җаваплар да бирде.
“Зурлап очрашуга чакырганыгыз өчен рәхмәт. Хәзерге вакытта бик күп гаиләләр таркала. Тумыштан авыру балалар дөньяга аваз сала. Ата-анага да хөрмәт кими бара. Илебездә мондый күңелсез күренешләр булмаса иде. Без нишләргә, нәрсәләрдән тыелырга тиешле? Мин шулар хакында сөйләргә ниятләп килдем, - диде Сәйдә абыстай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев