Яллар вакытында кисәтү чараларын киметмәдек
Районның янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре Яңа ел бәйрәмнәре вакытында кисәтү чараларын киметмәгән.
(9 январь, “Апастово-информ”).
Алар гаиләләрдә, ялгыз яшәүче өлкәннәр янында булып, янгынны кисәтү максатыннан хәвефсезлек кагыйдәләрен тагын бер кат исләренә төшергән, белешмәлекләр калдырган.
“Бәйрәм вакытында янгын очраклары күзәтелмәде. Ялларны хәвефсез генә уздыра алдык. Күз генә тидерә күрмәгез”, - диде район янгын күзәтчелеге бүлеге вазифаларын башкаручы Раил Кашапов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев