Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа ел төнендә Татарстанда ике кеше янып үлгән

Яңа ел төнендә Актанышта фаҗига - ике кеше янып үлгән.

Яңа ел төне актанышлылар өчен фаҗига белән тәмамлана. 31 декабрь көнне кичкә сәгать тугызларда Зөбәер авылында янгын чыга: 47 яшьлек Флүн Асатов белән 39 яшьлек Гөлшат Гәрәеваның гомере өзелә.
Янгынның сәбәпләре әлегә билгеле түгел. Фаҗигә корбаннарын үткән төндә моргка алып киткәннәр. Иртәгә, өлгерсәләр, җирләргә ниятлиләр.
Урындагы хәлләрне белешергә теләп, Зөбәер авылы башлыгы Рамил Нуретдинов белән элемтәгә кердек.
- Мин аларга 30 декабрь көнне сугылып чыккан идем. Болай да бу гаиләгә гел игътибарлы идек, яшереп булмый, салырга яраттылар. Җылыткычлар куймаганнармы, тәртипме дип караштыргаладым, сак булыгыз, хәмер белән шаярмагыз дип, ныклап кисәттем. Авылдагы күп балалары гаиләләргә дә, өлкән яшьтәге кешеләрнең йортларына, шул исәптән аларга да иң беренчеләрдән "оповещатель" - янгынга каршы кисәткеч куйдырган идем, шуны карарга онытканмын. Аның батареясы бер елга җитә җитүен, менә аңа күз салмаганмын. Ис чыгуга йоклаган кешене уятырлык итеп кычкыра ул, тавыш бирә. Эшләгәндерме кисәткеч аларның, юкмы -,белмим. Минем үземдә дә тора ул, - диде башлык. 
Рамил Нуретдинов әйтүенчә, 31 декабрь көнне көндезен хуҗалар аек булган. Ә кичке сәгать тугызларда Асатовның күршесе хәбәр сала.
- Яңа ел төненә алдан ук ныклап әзерләнгән идек. Тракторга тагып йөри торган су кисмәген тутырып, җылы гаражга кертеп калдырдык. Насослар да тәртиптә иде. Мин хәбәр алуга су сиптерү ягын кайгырттым. Гадәттән тыш хәлләр бригадасын чакырттым, үзебезнең трактор да тиз килеп басты, күрше авыллардан да халык дружинасы ярдәме, Актаныштан су сиптерү машиналары бик күп иде, ләкин йортны саклап кала алмадык, чөнки күршеләре күргәндә йортның инде эче дөрләп яна торган булган. Ишекләрен тартып карадык, эчтән бикле иде. Икесенең дә янган гәүдәләрен үз ятакларында таптылар. Мин үзем карамадым, әмма күргән кешеләр кайсысы ир, кайсысы хатын-кыз гәүдәсе икәнлеге аңлашыла, диде. Яшермим, гәүдәләре бик нык янган. Йортлары да тулысы белән көлгә әйләнде бит, - ди Рамил Нуретдинов.
Флүн Асатов - 2 нче төркем инвалид. Элек әти-әнисе белән яшәгән. Әнисе мәрхүм булгач, Гөлшат белән кушылганнар. Әтиләрен тәрбияләп җирләгәннәр. Элек күмәк хуҗалыкта сарык көтүе көткән, төрле эшләргә йөргән. Соңгы елларда Гөлшат ханым да, ул да беркайда да эшләмәгән.
Ә Гөлшат ханым тумышы белән Киров авылыныкы. Байсар авылында теркәлгән, дип аңлаттылар. Ун еллап тирәсе Зөбәер авылында яшәгән. Ире белән законлы язылышмаганнар. Аларны бер үк авыл зиратына янәшә каберләргә җирләрме, юкмы - туганнары хәл итәчәк, аларга хәбәр бирелгән, уйлашалар. 
- Кабер казырга авыл халкы бездә бердәм йөри. Көзеннән үк зиратта урын хәстәрләп, бер өлешенә салам җәеп калдырабыз - туң төшми. Кышын кабер казуы бермә-бер җиңел була, - ди Рамил Нуретдинов.
Янгынны тулысынча сүндереп, төнге сәгать унике туларга 3 минут калгач өенә кайтыр кергән башлыкның да тынычланыр җае юк:алда 8 көнлек яллар. Сак булыйк. Уяулыкны да югалтмыйк.
чыганак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/iana-el-tonenda-aktanysta-faiga-ike-kese-ianyp-ulgan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев