Яңа канун проекты: Балалар хисабына пенсияләр артачак?
Шактый зур суммадагы хезмәт хакы алып эшләүче балалар, аларны әти-әниләре белән бүлешә ала.
Кайбер депутатлар кызыклы канун проекты эшләгән. Зур суммадагы хезмәт хакы алып эшләүче балалар, аларны әти-әниләре белән бүлешә ала. Ләкин акча белән түгел, ә пенсия баллары белән, диелә хәбәрдә. Бер әти яки әнигә бер баладан елына бер балл, икенче әти яки әни булмаса, ике балл дигән сүз. Проект авторлары фикеренчә, эшләүче кеше пенсиягә чыккач кына үз балларын куллана алачак. Димәк, асылда, әти - әнисенә ярдәм итү хисабына пенсия билгеләнгәнче балларның бер өлешен «акчалата алырга» мөмкин.
Югалган пенсия балларын сатып алырга да була. Ләкин бу вариант, гадәттә, пенсиягә җыенучылар өчен гамәлдә. Хәзер 1 балл 50 мең сумга якын тора.
Россиядә уртача пенсия аена 23 405 сум тәшкил итә. Шул ук вакытта уртача хезмәт хакы 77 мең сум.
Чыганак:https://idel.top/news/novosti-tt/iana-kanun-proekty-balalar-xisabyna-pensiialar-artacak
Фото:https://photo.tatar-inform.ru/27082022-%D0%91%D0%B0%D0%BD%D0%BA%D0%BE%D0%BC%D0%B0%D1%82-%D0%94%D0%B5%D0%BD%D1%8C%D0%B3%D0%B8-%D0%91%D0%B0%D0%BD%D0%BA-%D0%A1%D0%B0%D0%BB%D0%B0%D0%B2%D0%B0%D1%82-%D0%9A%D0%B0%D0%BC%D0%B0%D0%BB%D0%B5%D1%82%D0%B4%D0%B8%D0%BD%D0%BE%D0%B2/i-jB5JPbf
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев