Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңартылган мәктәп – авылның киләчәге

Бердәм Россия партиясенең “Яңа мәктәп” проекты нигезендә авыл мәктәпләре зур яңарыш кичерә.

Чурибураш авылы мәктәбе моннан 30 ел элек төзелә. Быел белем йортында зур үзгәрешләр була. Федераль программа буенча бинага капиталь төзекләндерү үткәрелә.


Мәктәп бинасы эчке ягы да, тышкы ягы да заманча, танымаслык итеп үзгәртелә. Барлыгы 78 миллион сумлык төзекләндерү эшләре башкарыла. Биредә һәрнәрсә яңартыла, заманчалаша.


- Мәктәп бинасының тулысы белән төзекләндерелде. Яңа җиһазлар кайтты. Компьютерлар, ноутбуклар, принтерлар, интерактив такталар, телевизор булдырылды. Гади авыл мәктәбендә укыту, тәрбия бирү процессы өчен бу зур яңалык инде. Яңартылган мәктәп гади авыл баласы өчен дә яңа мөмкинлекләргә юл ачты, - диде Чүрибураш мәктәбе директоры Руслан Нургалиев.


Тәҗрибәле остазлар – мәктәп горурлыгы


Мәктәптә, гомумән, укытучы исемен горур йөртүче үз һөнәрләренең осталары эшли. Алар һәр бала белән уртак тел таба белә, укучыларга гыйлем, егәрлек сала.
Фәүзия Заһретдинова Чүрибураш мәктәбендә, рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып, 1979нчы елдан бирле эшли. Башта ул ике катлы, иске бинада урнашкан белем йортында укыта. Ә 1992нче елдан әлеге мәктәптә хезмәт юлын дәвам итә. 2000нче елдан бирле директор урынбасары вазыйфасын да башкара. 43 еллык эш стажы булган педагог элеккеге мәктәп белән хәзерге мәктәпнең аермасын яхшы белә.


- Хезмәт юлымны авыл башында урнашкан ике катлы мәктәптә башладым. Мәктәп утын, күмер белән җылытыла иде. Һәр класста пичләр урнаштырылган иде. Кыш көннәрендә өстән кием, кулдан бияләй төшмәде. 1992нче елда исә яңа бинага күчтек. Мәктәп якты, иркен, чиста булса да шартлар хәзерге белән чагыштырырлык түгел иде. Капиталь төзекләндерүдән соң мәктәбебездә булдырылган мөмкинлекләргә хәтта ышанып бетеп тә булмый, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Фәүзия Заһретдинова.


Гөлинә Шәрәфиева да – әлеге белем йортында тәҗрибәле педагог. Инде менә 29 ел ул башлангыч сыйныф укучыларына белем бирә. Үзе дә Чүрибураш мәктәбен тәмамлаган.


- Бөтен мохит яңача. Биредә балалар өчен дә, укытучылар өчен дә уңайлы шартлар тудырылды, - Гөлинә Шәрәфиева.


Ләйсән Нургалиева да тәҗрибәле остазларның берсе. Ул 18 ел дәвамында балаларга татар теле һәм әдәбияты фәненә мәхәббәт тәрбияли. Шул ук вакытта китапханәче булып та эшли.


Чүрибураш мәктәбе яшь хезмәткәрләр, укытучылар белән дә тулыланып тора. Физик тәрбия укытучысы Адилә Амирова хезмәт юлын быел нәкъ менә биредән, заманча төзекләндерелгән Чурибураш мәктәбеннән башлап җибәрә. Спорт белән кечкенәдән дус булуы, Апас мәктәбендә укыганда яратып волейбол уйнавы Адиләне шушы һөнәргә алып килә.


- Хезмәт юлымны яңартылган мәктәптән башлау минем өчен зур сөенеч булды. Монда барысы да заманча. Дәрес үткәрү, балаларга спорт белән шөгыльләнү өчен өчен барлык җиһазлар да бар. Туплар, чаңгылар – барысы да яңа. Балалар белән дә уртак тел таптым. Миңа бик ошый, - ди Адилә Амирова.


Мәктәптә - яңалык!


Мәктәптә төзекләндерү эшләре башкарылганнан соң уңайлылыклар тудырылу белән бергә берничә яңалык та була. Быел уку йортында тренажер бүлмәсе ачыла. Ул бөтен уңайлыкларны үз эченә ала.


- Балаларның сәламәтлегенә нык игътибар бирәбез. Бу бүлмәнең ишекләре һәрвакыт ачык. Укучылар тәнәфес вакытларында да кереп шөгыльләнә ала,- ди мәктәп директоры Руслан Нургалиев.


Мәктәптә тагын бер яңа бүлмә - инициатива бүлмәсе дә ачылган. Укучылар тәнәфес вакытларында, дәресләрдән соң да бирегә кереп, төрле үстерелешле уеннарда катнаша, ял итә.


- Без биредә шашка-шахмат уйныйбыз. Рәсемнәр ясыйбыз, чигәбез, бәйлибез. Ял итәбез, - Эльнара Гыйләҗиева. Балалар туган җир тарихын да өйрәнә.

Мәктәптә озак еллар балаларга математика фәне серләрен ачкан мөгаллимә Румилә Шакирҗанова тырышлыгы белән булдырыган Туган авыл тарихын өйрәнүче музей эшли.


Спорт залы – балалар сөенече


Чүрибураш мәктәбе күп еллар сәламәт балалар тәрбияләү юнәлешендә эшли. Укучылар чаңгы ярышларында, волейбол, баскетбол уеннарында район буенча бик еш беренчелекне яулыйлар. Биредә балалар татар көрәшен дә үз итә, даими шөгыльләнә һәм шулай ук призлы урыннар яулап, баш батыр булып та танылалар. Мәктәпнең спорт залын балалар аеруча ярата. Алар дәрес вакытында да, түгәрәкләрдә дә спортның төрле төрләре белән шөгыльләнә. Моның өчен укучыларга барлык мөмкинлекләр тудырылган. Биредә зур үзгәрешләр алар өчен аеруча зур шатлык булган.


- Мин көрәш белән бик яратып шөгыльләнәм. Дәресләрдән соң татар көрәше түгәрәгенә йөрим. Киләчәктә Баш батыр булып калырга хыялланам, - ди 4нче сыйныф укучысы Нияз Низамиев.


Заманча балалар бакчасы авыл өчен зур дәрәҗә


Мәктәп белән бер түбә астында Чури Бурашның “Алтын балык” балалар бакчасы да урнашкан. Бирегә бүгенге көндә 9 бала йөри. Бакча заманча, чиста, матур, җылы, якты. Яңа җиһазлар кайтарылган. 25 ел буе балалар бакчасы белән җитәкчелек итүче мөдир Лилия Низмиева капиталь төзекләндерүне аеруча зур түземсезлек белән көтеп алган.


- Иң элек балалар бакчасы аерым бинада урнашкан иде. Ул бик иске, авария хәлендә булганлыктан 20 ел элек балалар бакчасына мәктәп бинасында махсус урын бирелде. Билгеле, җайлашып киткәнче берникадәр уңайсызлыклар белән очрашырга туры килде. Шулай да балаларга тиешле шартлар тудырырга тырыштык. Капиталь төзекләндерү эшләре башкарылганнан соң бакчабыз танымаслык булып үзгәрде. Барысы да уңайлы, заманча. Җиһазларга аеруча шатландык. Компьютер, интерактив такта шөгыльләр өчен бик уңайлы. Шулай ук куркынычсызлык таләпләре дә төгәл үтәлде, - дип белдерде балалар бакчасы мөдире.


Балалар бакчасында 20 елга якын тәрбияче булып эшләүче Гөлия Баһаветдинова нәни балалар һәм аларның әти-әниләре исеменнән җитәкчеләргә олы рәхмәтләрен җиткерде.


- Заманча балалар бакчасы гади авыл өчен, билгеле, зур дәрәҗә, - диде ул.


Ләлә Сафиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев