Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңгыркаем, яу, яу!

Яңгыр турында кызыклы фактларны беләсезме? Мисал өчен, Португалиядә яңгыр яуса, эшкә бармаска мөмкин икән.

Дартс уенын уйлап табуга яңгыр сәбәпче булган. Бер мәлне җәядән ук атучылар ярышы вакытында яңгыр ява башлаган, алар сыраханәгә кереп утырганнар һәм мишеньне стенага элеп укларны кул белән ата башлаганнар.

Яңгырның исе юк. Яңгырның исе дип без исәпләгән ис чынында исә актино- һәм цианобактерияләр. Яңгырга ис бирүче матдә геосмин дип атала.

Угандада яшәүчеләрне яшен куркытмый, бу илдә елына 250 тапкыр яшенле яңгыр ява.

Яңгыр радио аша һава торышын хәбәр итә башлауга сәбәпче булган. Американың бер радиостанция хуҗасы яңгыр астында калгач, ул радитапшыруларда һава торышын хәбәр итә торган яңа рубрика керткән.

Коры табигатьле Бостсванада кешеләр “пула” – “яңгыр” дигән сүз белән исәнләшәләр, илнең милли валютасы да “яңгыр” дип атала.

Кубада яңгыр - сиеста вакытында, ә Таиландта бары тик төнлә генә ява.

XVII гасырда Бөек Британиядә яңгыр турында закон кабул ителә, аңа ярашлы, яңгыр турында ялган фараз бирүчене үлем җәзасына тарттырганнар.

Чүлдәге кеше яңгыр яуса да коры калырга мөмкин. Чөнки яңгыр тамчылары җиргә төшеп җитәлми, эссе һавадан парга әйләнә.

АКШның Огайо штаты Уайнсберг шәһәрендә 100 ел дәвамында ел саен 29 июльдә яңгыр ява.

Йөз миллион кешедән берсе яңгырга аллергиядән җәфа чигә. Мондый кешеләрнең тән тиресенә су тисә ул кызарып чыга, алар яңгыр астында калса, үләргә мөмкин.

1986 елның 14 апрелендә Гопалгандж шәһәрендә иң эре боз (берсенең авырлыгы 1 килограммга җитә) яуган, нәтиҗәдә 92 кеше һәлак булган.

Планетаның иң күп яңгыр ява торган төбәкләре кышын сусызлыктан интегә. Яңгырлар сезоныннан соң коры кыш килә, халык якындагы шәһәрләрдән су сатып алырга мәҗбүр була.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2022-07-17/ya-gyrkaem-yau-yau-2876552

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев