Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ярышларда барлыгы 14 мәктәп командасы катнашкан

Дәүләки урта мәктәбе базасында “Сафта йөрү смотры - 2024” районкүләм хәрби-патриотик ярышлар узган

(1 март, “Апастово-информ”).


Район мәгариф бүлегеннән хәбәр итүләренчә, смотрда һәр команда да үзенә куйган таләпләрне төгәл һәм дөрес үтәгән, лаеклы чыгыш ясап, яхшы нәтиҗәләр күрсәткән. Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр район мәгариф бүлегенең Дипломнары белән бүләкләнгән.
“Команда җитәкчеләре, “Яшь армиячеләр”нең әйдәп баручылары смотрга бик җаваплы карап, укучыларны ныклап әзерләгәннәр. Балаларыбыз безне Җиңү парадында да шунды й ук матур чыгышлары белән сөендерерләр дип өметләнәбез”, - ди район мәгариф бүлегенең тәрбия эшләре буенча методисты Эльмира Биктаһирова. Ул шулай ук ярышларны уздырырга мөмкинлек бирүләре өчен Дәүләки мәктәбе җитәкчелегенә рәхмәт белдерә.
Смотр-ярышларның барышы белән Апас һәм Кайбыч районнары буенча хәрби комиссар Наил Җантемиров, Апас районы буенча чик сакчылары оешмасы җитәкчесе Альберт Гыйсмәтуллин, хәрби хәрәкәтләр ветераннары Координацион Советының Апас районы бүлеге җитәкчесе Фәнис Зәйнуллин да танышкан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев