Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшь гаиләләр – Ил киләчәге

Апаста яшәүче Ленар һәм Гөлназ Гатауллиннар районда актив гаиләләрнең берсе.

(11 март, “Апастово-информ”).


Бер-берсенә карата булган җылы мөнәсәбәтләре, уңган булулары белән сокландыра алар. Һәрвакыт яңалыкка омтылып яшиләр. Ленар – Апас егете. Тырыш, хезмәт сөючән Зөһрә апа һәм Анис абый Гатауллиннарның 5 балалы ишле гаиләсендә төпчек ир бала булып дөньяга килгән. Әти-әнисе тәрбиясендә, абыйларының һәм апаларының кайгыртуын тоеп, үскән егет тормышта да сынатмый. Юлында чибәр кызны – Гөлназны очрату да аны бәхетле иткән. Гөлназ - Танай-Турай авылыннан. Ул Әфганстан җирләрендә хәрби бурычын намус белән үтәгән батыр Ил улы Илдар һәм авырлыкларны һәрвакыт көчле иңнәрендә җиңеп яшәгән Римә Гәрәевләр гаиләсендә туып-үскән кыз. Әнисе үрнәгендә гаиләне бер йодрыкка туплап, якыннарын кайгыртып, ярдәм итеп яшәүне дә кечкенәдән үк тойган, күргән ул. Тырыш, тәвәккәл Гөлназ аз сүзле, тыйнак Ленар күңеленә дә ачкычны тиз тапкан. Парлы гаилә юлына да ныклы адымнар белән атлаган алар. Бүген дә тырышып-тырмашып, тормышта якты юл ярып яшиләр Хезмәтне дә үз итәләр. Ленар районның газ хезмәтендә мастер вазифасын башкара. Җаваплы һөнәр иясе буларак вакыты аз калса да, гаиләсен беркайчан да күңеленнән чыгармый. Балалар белән сөйләшергә, шөгыльләнергә һәрвакыт җай табарга тырыша.
Гөлназ исә “Рассвет” өйдә ярдәм күрсәтү бүлегендә социаль хезмәткәр булып эшли. Бүгенге көндә 10 өлкән кешегә йләренә барып, ярдәм кулы суза, күңел җылысын өләшә.
- Кайгырту кечкенәдән үк күңелемә салынган минем. Әтиебез яшьли арабыздан китте. Әнием, дәү әнием һәм энем белән яшәдек. Әтинең ныклы җилкәсен әни алмаштырды. Дәү әни исә һәрчак безнең янда булды. Өй эшләрен башкарды, тәмле ашлары белән сыйлады. Без наз тоеп үстек. Шуңа күрә өлкән әби-бабайлар күңелемә бик якын. Алар белән уртак телне тиз табам. Эшемне яратып башкарам. Аларга ярдәм итүдән күңелемә бер рәхәтлек алам, - ди ул.
Ленар һәм Гөлназ Гатауллиннар уртак максатлар белән көн күрәләр. Алар өчен гаиләдә кем муен, кем баш булуы да мөһим түгел.
- Ленарның эше тынгысыз булгач, гаилә мәшәкатьләре күбрәк минем җилкәгә төшә. Ә мин аның авырлыгын тоймыйм. Әни дә үзен безгә багышлады бит. Барын да тапты, булдырды. Хезмәт итте. Хәзер ул безнең өчен олы терәк әле, - ди Гөлназ.
Гаиләдә берсеннән-берсе матур ике кыз һәм бер егет үсә. Олы кызлары Лиана 6 сыйныфта, Тимур 4нче сыйныфта укый. Кечкенәләре Ләйлә яңа гына балалар бакчасына йөри башлаган. Балалар әти-әнисенең назлы кочагында, җитеш, мул тормышта тәрбияләнә. Җәй көннәрендә бергәләп ял итәргә йөриләр. Табигать кочагында да еш булалар. Бергәләп йорт эшләрен башкаралар, бәйрәмнәрне билгеләп узалар.
Гатауллиннар гаиләсе дәүләт ярдәмен дә тойган. “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы нигезендә йорт салу бәхетенә ирешкән. Аларны районда узган төрле чараларда да еш күрергә була. Сәяси вакыйгалардан да читтә калмыйлар. Россия Федерациясе Президентын сайлауларда да актив катнашырга уйлыйлар.
- Без Илебез киләчәге өчен һичшиксез үз өлешебезне кертәчәкбез. Илебез башлыгын гаиләбез белән бергә сайлаячакбыз. Бүгенге көндә яшьләр гаиләләргә ил тарафыннан ярдәм күрсәтелә. Күп балалы гаиләләр дә һәрчак аеруча игътибар үзәгендә, - диләр Ленар һәм Гөлназ Гатауллиннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев