Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Яшь инспекторлар” отряды җитәкчесе Нурия Бәдретдинова бүләкләнде

Морзалар мәктәбе укытучысы, “Яшь инспекторлар” отряды җитәкчесе Нурия Бәдретдинова юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясенең чираттагы киңәйтелгән утырышында республика юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсенең Рәхмәт хатына лаек булды.

(6 апрель, “Апастово-информ”).


Рәхмәт хаты күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Юл хәрәкәте яшь инспекторлары отрядлары оешуга 50 ел тулу уңаеннан тапшырылды.

“Мәктәбебездә “Яшь инспекторлар” отряды күп еллардан бирле эшли. Мин аны 10 еллап җитәклим. Әлеге отряд юл хәрәкәте дәүләт инспекциясенең тугры ярдәмчесе. Балалар бик теләп йөри. Ел саен алдынгы урыннар да яулыйбыз”, - ди Нурия Бәдретдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев