Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Яшең җитсә кырыкка...» Ир-ат климаксы: ирләр картайганда, гаиләне ничек саклап калырга?

Эштә илледән узган ир-атлар үзләрен сәер яки агрессив тота башларга мөмкин. Коллегалары «климаксы башланган ахры» дип әйткәнен ишеткәнем бар. Ир-атның тотышы «климакс» белән бәйлеме? Олыгаю үзен тагын ничек сиздерә? «Интертат» шул хакта табиблар белән сөйләште.

Танышым бер ир-ат турында сөйләде. Геройның исемен әйтсәк, бик уңайсыз хәлгә куяр идек. 

Ул хатыны белән егерме биш ел бергә гомер иткәннән соң, кинәт аерылырга уйлый. Шәһәрдә булган бизнесын, шөгылен, дусларын, гаиләсен калдырып, авылга кайтып китә. Сәбәбен төгәл беркемгә дә аңлатмый. Бары тик «туйдым» дип кенә җавап бирә. Авылда үзе генә гомер итә башлый. Бакчачылык белән кызыксынып китмәкче була, әмма анысын да җиренә җиткерми – эленке-салынкы гомер уздыра башлый. Аның бу гамәлен янәшәдәгеләр аңламыйча да кала. Хатыны, билгеле, сөяркәсе барлыкка килгән, дип пошаманга төшә, көндәшенең кем икәнен ачыклар өчен җан-фәрман тырыша. Әмма сәбәп хатын-кызда түгеллеген аңлагач, бераз тынычлана, ирем акылга утырмасмы, дип яши башлый.

Шулай дүрт-биш ел үзе генә торып карый да бу кеше, ахыр чиктә, хатынына барыбер кире әйләнеп кайта.

Танышыма ул моны үзенең картаюы белән аңлата. «Тормышымның мәгънәсе үзгәрде, гаиләгә, хатын-кызларга, эшкә, акчага бөтенләй башкача карый башладым», – дип аңлата ул. Күпмедер вакытлар узгач, аның мондый кичерешләре бераз кими, һәм ул шәһәргә, хатыны янына кире әйләнеп кайта.

Фото: https://www.freepik.com/free-photo/portrait-adult-man-with-curtains-shadow-from-window_31227946.htm#page=2&query=man&from_query=%D0%BC%D1%83%D0%B6%D0%B8%D0%BA&position=44&from_view=search

Чыганак: https://intertat.tatar/news/yasen-itsa-kyrykka-ir-at-klimaksy-irlar-kartaiganda-gailane-nicek-saklap-kalyrga-5854922

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев