Иҗат җимешләренә күңел җылысы салынган
Каратунда яшәүче Радик һәм Гөлнара Сибгатулиннар йорты ерактан ук үзенә җәлеп итә.
(13 октябрь, “Апастово-новости“).
Өй каршысында балалар өчен уен мәйданчыгы ясалган. Йорт тирәләре чәчәкләр һәм кулдан ясалган сыннар белән бизәлгән. Бакчада да һәр почмакта тәртип хөкем сөрә. Теплица тулы зур-зур помидорлар, борычлар. Алар инде күптән кызарып пешкәннәр. Суганнарының быел яртышар килограммлылары да бар.
-Мин үзем Чирмешән авылы кызы. Хәзерге вакытта гаиләм белән Каратунда яшим. Ирем Радик та, үзем дә тик торырга яратмыйбыз. Тормышка, матурлыкка гашыйк кешеләр без. Бергәләп эшлибез, күңел теләгәнчә булысын дип тырышабыз, - ди Гөлнара.
Бакчаларны, йорт каршыларын, ишегалларын бизәгән сыннарны да Гөлнара үз куллары белән ясаган. Кайсына пластик савытлар, кайсына цемент кулланган. Үзенчәлекле итеп буяп та куйган. Сыннарны исә эштән бушаган вакытларда ясый.
-Аз гына да тик торырга яратмыйм. Теләк булганда вакыт табыла. Алар үзләреннән-үзләре туа. Эшнең нәтиҗәсен күрү рәхәт бит ул. Бакчага чыгып карап йөрергә яратам. Барысы да иҗат җимешләре, күңел җылысы салынган, - ди үзе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев