Язучылар берлеге рәисе Тукай премиясенең 1 миллион сумга кадәр артачагын әйтте
.
«Ватаным Татарстан» газетасына биргән әңгәмәсе барышында Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла Тукай премиясе күләменең 1 миллион сумга кадәр артачак дип белдерде.
Ркаил Зәйдулла сүзләре буенча, ул үз тәкъдиме белән Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иткән. Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге республика премиясенең күләмен ике тапкырга арттырырга ризалык биргән. Быелдан ул бер миллион сумны тәшкил итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев