Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Ибраһимов һәм К“ хуҗалыгында ниләр бар?

Тулы язма “Йолдыз“ битләрендә.

“Ибраһимов һәм К“ хуҗалыгында 225 савым сыеры бар. Биредә бүгенге көндә көнгә 4735 литр сөт савыла. 1 сыерга – 21 литр туры килә. Майлылыгы – 4 процент. 9 айда 1 сыерга 6939 литр сөт савылган.
Эш шартлары, хезмәт хаклары, югары күрсәткечләргә ирешү юллары, яңа алымнар белән танышу, хезмәткәрләр белән күреп сөйләшү максаты белән Шәмбалыкчы сөтчелек фермасына юл алдык.
Көзге яңгырлы чор булуга карамастан, фермага кадәр тигез, такыр юл алып килде безне. Бар җирдә тәртип, төгәллек, чисталык күзгә ташлана. Нәкъ үзләре әйткәнчә, биредә һәр кеше үз вазифасын яхшы белә, каядыр терәлеп торучы да, гәп сатучы да, буталып йөрүче дә күренми.
Биналар эчендә дә чисталык хөкем сөрә. Ферма исе аңкып тормый. Сыер савучылар өчен ял бүлмәсе дә чиста, якты һәм тиешле уңайлыклар да тудырылган, җиһазлары да яңа. Чәй эчеп алу өчен дә мөмкинлекләр бар. Сыер саву җайланмалары урнаштырылган, сөт кабул итү бүлмәсенә дә икенче аяк киеме белән керәләр.
Дания апа Фәхретдинова, Рамилә Хәкимова, Валентина Сергеева, Земфира Төхвәтуллина, Екатерина Гаджиева – сыер савучы апалар. Алар үз эшләрен белеп эшлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев