Иделне коткару-дәүләт сәясәте ул
Районыбыз белән чиктәш Югары Ослан һәм Яшел Үзән районнарының Идел ярына тиздән махсус рөхсәтсез килергә, нидер төзергә, төрле хуҗалык эшчәнлеге алып бару кыенлашачак
(Апас-информ, Ришат Җамалиев).
Татарстан Хөкүмәте карары нигезендә бу яр буе зонасында узган елның 30 декабрендә “Волжские просторы“ дәүләт заповедник-тыюлыгы гамәлгә куелды. Аның гомуми мәйданы, акватория-ярлар, су өслеген дә кертеп,
Биредә совет заманнарында завод-фабрикаларга үз хезмәткәрләренә бирелеп төзелгән бакчачылык ширкәтләре, дачалар һәм төрле корылмаларны дәүләт Кадастрына кую гадиләштерелә һәм быелдан башлап башка яңа корылмалар, бакча һәм дача ширкәтләре төзү туктатыла. Аерым урыннар, яр читләрендә яңа урманнар утыртылачак. Бүген бу территориядә Кадастр исәбенә куеласы 2000 объект бар. 3 ел элек Юдино, Займище янында ком әзерләү һәм чыгару тыелган иде инде.
Бу дәүләт заповедник –тыюлыгын булдыру буенча эш 2017 елдан башланды. Галимнәр санап чыгарганча, территориядә 97 төрле киек кошлар, йөзләгән исемле үләннәр, балыклар, агач-куаклыклар исәпләнә. Аларны саклап калу, ишәйтү буенча алда зур эш тора. Шуңа да Закон бозучыларга миллионнар белән исәпләнүче административ штрафлар яный. Бу территориядә казылма байлыклар әзерләү тулысынча туктатыла, урманнарда агач әзерләү дә тыела.
“Бик тиздән Апас районы белән чиктәш Кама Тамагы белән Тәтеш районы чикләрендә тагын бер дәүләт заказнигы, “Камские просторы“ заповедник-тыюлыгы булдыру фаразлана. Боларның барысы да Идел, Кама Зөя елгаларын саклап калу, ярларын һәм сулыкларны чистарту, сәламәтләндерү эшләре белән бергә алып барылачак“,-диләр галимнәр. Бу эшкә дәүләт 10 миллиард сум акча юнәлтәчәк.
Киләчәк буыннарга без Зөя, Идел, Кама елгаларын бай табигатьле, аның кушылдыклары һәм күлләре мул сулы, чиста, балыклы, ярлары урманлы һәм төзек килеш тапшырырга тиеш!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев