Реклама
Җәмгыять
Иделне яшәртүгә - 544 млн. сум
2021нче елда Татарстан бюджетында әйләнә-тирә мохитне пөхтәләүгә 975,5 млн. сум акча каралган.
(21 октябрь, “Апастово-информ”).
2021нче елга Татарстан бюджетында Идел елгасын сәламәтләндерүгә 544 млн. сум акча бүленәчәк.
“Тулаем алганда, киләсе елга әйләнә-тирә мохитне саклауга 975,5 млн. сум акча каралган. Шуның 544 млн. сумы федераль проект кысаларында, Иделне сәламәтләндерүгә җибәреләчәк”, - дип сөйләде Татарстан финанс министры урынбасары Алла Анфимова Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьне саклау, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте буенча Комитеты утырышында.
Моннан тыш, Анфимова хәбәр иткәнчә, авыл хуҗалыгы үсешенә республика бюджетында 13 млрд. сум акча каралган. Шулай ук, шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү өчен, 2 млрд. сум акча бүленә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев