Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иганәче укытучы

Район "Форпост" яшүсмерләр хәрәкәте Үзәге җитәкчесе, Апас мәктәбенең тормыш куркынычсызлыгы, беренчел хәрби әзерлек укытучысы Марсель Хикмәтов үзе иганәчелек итеп мәктәп тирында "Татлы приз"-пневматик винтовкадан ату ярышлары үткәрде. Бу чарада берничә дистә яшь мәргән катнашты. Бу ярышта үзен сынап карарга теләүче һәр балага укытучы абыйлары истәлекле бүләк әзерләгән иде. Иң зур...

Район "Форпост" яшүсмерләр хәрәкәте Үзәге җитәкчесе, Апас мәктәбенең тормыш куркынычсызлыгы, беренчел хәрби әзерлек укытучысы Марсель Хикмәтов үзе иганәчелек итеп мәктәп тирында "Татлы приз"-пневматик винтовкадан ату ярышлары үткәрде. Бу чарада берничә дистә яшь мәргән катнашты. Бу ярышта үзен сынап карарга теләүче һәр балага укытучы абыйлары истәлекле бүләк әзерләгән иде. Иң зур балл-очко җыючы җиңүчеләрне укытучылары алдан әзерләгән махсус призлары-төрле тәм-том белән сөендерде. Иң зур тортларга мәктәп мәргәннәре Илмир Хәлиуллин белән Ләйсән Зәмдиханова лаек булды.
Гомумән, районда иганәчелек киң таралган күренеш. Аның хезмәттәше, физкультура укытучысы Рәмис Гыйззәтов мәсәлән, үз призларына менә инде бишенче ел волейбол ярышлары үткәрүне үзенең эш планына кертә. Җиренә җиткереп, бөтен районны шаулатып, тиешенчә башкарып та чыга. Бүген Апас мәктәбе кызлар командасына иң көчлеләрне шулай туплый тренер Рәмис Гыйззәтов. Шуңа да Апас кызлар волейбол җыелма командасы район, зона, Татарстанкүләм волейбол ярышларында ел да алдынгы, ел да призлы урыннар яулый. Биеш мәктәбе директоры Зәфәр Зәмдиханов, Дәүләки мәктәбе директоры Марат Ногманов та балалар спорты үсешенә үзләренең хәләл өлешләрен бик теләп кертәләр. Эшмәкәрләр Хәйдәр Булатов, Марат Вәлиуллин, Айрат Сафин, Камил Нәҗмиев, Радик Гәрәев, Айдар Мөхәммәтшин, Фәнис Галәветдинов һәм тагын бик күпләр бу хәрәкәткә теләп кушылдылар. Алар сафы елдан-ел тыгызлана бара.
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев