Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иганәчелеккә караш төрле

Россия халкы балаларга һәм инвалидларга ярдәм итәргә тырыша. Ләкин, НКОларга шикләнеп карый.

(31 октябрь, “Апастово-информ”). 


Балаларга һәм инвалидларга бездә мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышалар. Ә менә төрле җәмәгать оешмалары сораган ярдәмгә шикләнеп карыйлар. Андрей Кузьмин белән әңгәмәсендә Татарстан Җәмәгать Палатасы члены Тимур Сафин шундый фикер белдерде. 
Гадәттә, төрле матбугат чараларында авыр хәлдә калган кешеләргә һәм каты авыручы балаларга ярдәм күрсәтү турындагы мөрәҗәгатьләргә халык битараф түгел. 
“Безнең халыкның менталитеты шундый - бездә төрле җәмәгать оешмаларына акча бирергә бик атлыгып тормыйлар. Ә менә балалар һәм инвалидлар борчылуларына битараф кала алмыйлар. Һичьюгы 100-200 сум булса да, ярдәм җибәрергә тырышалар”, - диде Сафин. 
Дөрес, хәзер хәл берникадәр үзгәрә. Гражданлык җәмгыяте үсә барган саен, коммерцияле булмаган оешмалар эшенә дә хөрмәт күтәрелер, дигән фикер әйтте спикер.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев