Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Игелекле кеше нинди була?

Сыйныф сәгатенең чираттагысын "Игелекле кеше нинди була?"-дигән сорау белән башлады укытучыбыз. Безгә ничектер кызык тоелды бу сорау. Ничек инде шуны белмәскә? Игелекле булу ул − шәфкатьле, әхлаклы, ярдәмчел булу. Бу сыйфатлар безгә әби-бабаларыбыздан мирас булып калган. Игелекле кеше − башка кешеләргә изгелек кыла, ярдәм итә, дидем дә, тик соңгы арада...

Сыйныф сәгатенең чираттагысын "Игелекле кеше нинди була?"-дигән сорау белән башлады укытучыбыз. Безгә ничектер кызык тоелды бу сорау. Ничек инде шуны белмәскә? Игелекле булу ул − шәфкатьле, әхлаклы, ярдәмчел булу. Бу сыйфатлар безгә әби-бабаларыбыздан мирас булып калган. Игелекле кеше − башка кешеләргә изгелек кыла, ярдәм итә, дидем дә, тик соңгы арада нинди игелекле эшләр эшләдем соң әле мин, дип уйлап куйдым. Сыйныфташларым бер-бер артлы үз фикерләрен әйтте. Һәркем үзенең игелекле эшләрен барлады.
Елның һәр фасылында, атнаның һәр көнендә өлкәннәргә ярдәм итәргә була. Узган кышларда 9 нчы сыйныф укучылары белән бергәләп бик күпләргә барып кар көрәгән идек, яз һәм көз айларында бакча казыдык, уңыш җыярга булыштык. Быел да бу эшне дәвам итәргә кирәк дигән фикергә килдек. Илфат белән Ринас Биеш авылында яшәүче Сания әби белән Рафикъ бабайга бүген үк кар көрәргә барачакларын әйттеләр. Ә Полина белән без Галимә әбигә өй эшләрендә булышырга барырга булдык. Кабык Күпер авылында яшәүче сыйныфташларыбыз Аня белән Кирилл да, ялгыз әби-бабайларга булышырга барачакларын әйттеләр.
Кешеләр өчен кылган бөтен гамәлләрне дә игелеккә мисал итеп була, минемчә. Көн дә игелекле эшләр кылыйк, өлкәннәр белән аралашыйк, хәлләрен белик, елмаю бүләк итик, хәлебездән килгән эшләрдә ярдәм итик, күңелебезне баетыйк ! Бу бит күп вакыт таләп итми.

Биеш урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Төхвәтуллина Сиринә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев