Реклама
Җәмгыять
Иген кырына ут кабу очрагы буенча тикшерү бара
Районның янгын сүндерү бүлегеннән белдерүләренчә, Иске Әнәле авылы янәшәсендәге иген кырына ут кабу очраклы хәл түгел.
(19 август, “Апастово-информ“).
Коры иген кыры янып китәргә күп кирәкми. Биредә балалар шаярырга да, тәмәке төпчекләре төшеп калырга да мөмкин. Шуңа күрә дә балаларны күз уңында тоту мөһим, ә өлкәннәрнең үз гамәлләренә җитди караулары сорала.
“Кырдан кечкенә газ горелкасы табылды. Ут та шуның нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана. Янгын сүндерү машиналары тиз арада килеп җитү нәтиҗәсендә, ялкын телләре кырга таралмый калды. Үстергән икмәкне исән-имин, югалтуларсыз җыеп алу өчен сак булу бик мөһим“, – диде районның янгын куркынычсызлыгы бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев